news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләрендә көзге каникуллар вакытында мәктәп яны лагерьлары эшләячәк

Барлык учреждениеләрнең эше санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәп оештырыла.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан мәктәпләрендә 1-7 ноябрьдә узачак көзге каникуллар вакытында мәктәп яны лагерьлары эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

«Көзге каникуллар расписаниесендә бернинди үзгәрешләр юк. Алар 1 ноябрьдә башлана һәм 7 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Балалар өчен мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Барлык учреждениеләрнең эше санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәп оештырыла», - дип сөйләделәр министрлыкта.

Ведомствода балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны буенча вазгыять Роспотребнадзор тарафыннан катгый контрольдә тотыла. Балаларның 20 проценттан артыгы авырган очракта, класс ябыла. Бу хакта карарны учреждение җитәкчесе кабул итә, дип җиткерә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе    .

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, республика балалар бакчалары эшләми торган атна вакытында гадәти режимда эшлиячәк. Искәртеп узабыз, кичә Россия Президенты Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре игълан итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100