news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәфыйк Мөхәммәтшин Төркия университетында Россиядә җәдитчелек тарихы турында сөйләде

Төркиянең Анкара университеты һәм Үзбәкстанның Мирза Улугбәк исемендәге милли югары уку йорты халыкара симпозиум оештырды.

Рәфыйк Мөхәммәтшин Төркия университетында Россиядә җәдитчелек тарихы турында сөйләде
Владимир Васильев

(Истанбул, 21 сентябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Төркиянең Анкара университеты һәм Үзбәкстанның Мирза Улугбәк исемендәге милли югары уку йорты оештырган «Халыкара төркичелек тикшеренүләре, 2021 ел: төрки җәдитчелек» дигән халыкара симпозиумда чыгыш ясады.

Фәнни җыенда Рәфыйк Мөхәммәтшин «Россиядә җәдитчелек хәрәкәте: тарихы һәм бүгенге хәле» темасын яктыртты. Ул татар халкының революциягә кадәрге чорда дөньяви белемнәрне җәдитчә укытучы мәдрәсәләрдә алуын, җәдитчелек хәрәкәтенең мәгънәсе һәм бүгенге көндәге әһәмиятенә кагылышлы фикерләрен җиткерде.

«Революциягә кадәр булган җәдитче уку йортларын бүгенге заманда, әлбәттә, торгызып булмый, ләкин Ислам яңарышы, Ислам мәгърифәте дигәндә җәдитчелек принципларын алга сөрәбез», — дип сөйләде ул.

Халыкара симпозиум 21-24 сентябрь көннәрендә интернет киңлекләрендә онлайн үткәрелә. Дүрт көнлек җыенда чыгышлар Йосыф Акчура, Зәки Вәлиди Тоган, Исмәгыйль Гаспралы, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэттин Фәхретдин, Муса Ярулла Биги һ.б. исемендәге уннан артык секциядә тәкъдим ителәчәк.

Гыйльми җыенның алдагы көннәрендә Татарстаннан Диләрә Усманова (КФУ), Фәрит Шәкүров (КФУ), Ләйлә Алмазова (КФУ), Ильяс Мифтахов, Сөләйман Рәхимов, Рәфилә Гыймазова (КФУ) кебек галимнәрнең дә доклад укулары көтелә.

Идел-Урал төбәгендәге җәдитчелек мәсьәләләре хакында төрек галимнәре, Әгәй университететы профессоры Мостафа Өнәр, Мимар Синан университеты профессоры Исмәгыйль Түркоглу һәм җәмәгать эшлеклесе Эрол Җиһангир да чыгыш ясаячаклар.

Бүгенге симпозиумның «Исмәгыйль Гаспралы һәм „Тәрҗеман“» секциясендә Казан федераль университеты галиме Айдар Хәбетдинов «XIX гасырның ахыры– XX гасырның беренче чирегендә Идел-Урал төбәге мөселманнарының сәяси-хокукый доктрина буларак җәдитчелеге» темасына доклад укыды.

Халыкара җыен төрки дөньяның җәдитче зыялылары истәлегенә һәм Үзбәкстан Республикасының төзелүенә 30 ел тулу хөрмәтенә багышланган. Җыен Анкара университеты Тел, тарих-география факультеты чордаш төрки телләр һәм дәбиятлары бүлеге һәм Мирза Улугбәк исемендәге университетның коммуникация факультеты Үзбәк теле һәм әдәбияты бүлеге тарафыннан оештырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100