news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ лицеен тәмамлаган укучы информатика буенча халыкара олимпиадада алтын яулады

Олимпиада ярышларында 80 илдән килгән командалар катнаша.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Казан федераль университетының Н. И. Лобачевский исемендәге лицеен тәмамлаган Илдар Гайнуллин информатика буенча XXXII халыкара олимпиадада алдын медаль яулады. Бу хакта Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

«Оештыручы илләр сайтында чыккан протоколлар нигезендә, Илдар Гайнуллин алтын медаль иясе булды. Рәсми нәтиҗәләрне 23 сентябрьдә олимпиаданы ябу тантанасында игълан итәчәкләр», — диделәр министрлыкта.

Ярышларда 80 илдән килгән командалар катнаша. Россияне Казаннан, Санкт-Петербургтан һәм Мәскәүдән дүрт катнашучы тәкъдим итә.

Информатика буенча халыкара олимпиада (IOI) 14-23 сентябрьдә уза. Ул онлайн-форматта уза, оештыручы ил — Сингапур. 

news_right_1
news_right_2
news_bot