Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аскы Актанышта «Кояшкай» балалар бакчасы-мәктәпне төзекләндерүгә 9 млн сум тотылган
Бакчада өч төркемдә 37 бала йөриячәк, башлангыч сыйныфларда Әҗәкүл авылы балалары укыячак.
(Актаныш, 21 сентябрь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары»). Аскы Актанышта капиталь төзекләндерүдән соң 5нче «Кояшкай» балалар бакчасы-мәктәп ачылды. Төзекләндерү эшләренә республика программасы нигезендә 9 миллион сумнан артык акча бирелгән. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
Яңартылган белем һәм тәрбия бирү учреждениесендә төзекләндерү барышында түбә яңартылган, тәрәзә, ишекләр алыштырылган, җылылык, су-канализация челтәре, янгынга каршы саклану системасы, идәннәр тулысынча яңартылган. Балаларның уен бүлмәләре идәннәре дә җылытыла торган итеп эшләнгән.
Бакчаның ачылу тантанасында Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, төзекләндерү эшләрен башкарган «Стройком» оешмасы җитәкчесе Алмаз Мортазин катнашып, тәбрикләү сүзләрен ирештерде. Бакчага икесе дә уенчыклар алу өчен матди ярдәм күрсәтте.
Бакчада өч төркемдә 37 бала йөриячәк, башлангыч сыйныфларда Әҗәкүл авылы балалары укыячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз