news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт педагогы мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивалендә җиңде

Әлмәт шәһәренең 7нче мәктәбе туган тел укытучысы Флүзә Рәшитова шифаханәгә юллама белән бүләкләнде.

Әлмәт педагогы мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивалендә җиңде
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 21 август, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). КФУның Алабуга институтында мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивален ябу тантанасы узды.

Өч көн эчендә педагогик форум 117 мастер-классны үз эченә алган, аларга дүрт меңнән артык кеше теркәлгән; быел 110 торак пункттан 400дән артык укытучы катнашкан, көн саен онлайн форматында мастер-классларга 2000 кеше кушылган. Тамашачылар көчле алкышлар астында Оренбург, Златоуст, Йошкар-Ола, Санкт-Петербург, Ижевск, Уфа, Самара, Можга, Глазовтан килгән катнашучыларны сәламләде.

Мәктәп укытучылары фестивалендә педагоглар һөнәри үсеш өчен кирәкле яңа белемнәр генә алып калмыйча, форум конкурсларында катнашалар. «Фестиваль мизгеле» конкурсында җиңүчеләрне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко бүләкләде. Гөлзада Рәкыйповна катнашучыларны яңа уку елы башлану белән котлады һәм укытучыларга Пушкин картасы турында сөйләде.

«Фестивальдә иң актив катнашучы» номинациясендә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин дипломы һәм халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан комитетының махсус бүләге — шифаханәгә юллама белән Әлмәт шәһәренең 7нче мәктәбенең туган тел укытучысы Флүзә Рәшитова бүләкләнде.

«Мин беренче тапкыр мәктәп укытучылары фестиваленә килдем. Беренче тапкыр КФУның Алабуга институтында, „Университет“ мәктәбендә булдым, тыныч шәһәргә гашыйк булдым. Зур белем багажы белән китәм. Мин сыйныф җитәкчесе, әни, укытучы һәм психолог буларак, шулкадәр мәгълүмат алдым. Үземне иҗат итәргә әзер факел итеп тоям», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты мәктәп укытучыларының фестиваленең абсолют җиңүчесе Флүзә Рәшитова.


news_right_1
news_right_2
news_bot