news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада «Беренче укытучы» һәйкәлен куярга җыеналар

Һәйкәл концепциясен ясау өчен Мостай Кәримнең оныгы Тимербулат Кәримовка мөрәҗәгать итәчәкләр.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Уфада беренче укытучыга һәйкәл куелачак. Шул турыда 21 августта мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә пленар утырышта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров әйтте. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Халык укытучысы Лиза Агадуллина Уфада беренче укытучыга һәйкәл кую тәкъдиме белән чыккан.

«Бүген трибунадан шуны әйтә алам: халкыбызның улы — Мостай Кәримнең оныгы Тимербулат Кәримов бар. Ул Уфада мәдәни мохит булдыруда аерым бер хис белән эшли. Концепция бирсен өчен аңа мөрәҗәгать итәм. Һәм, чыннан да, без аның ярдәмендә бик матур урында һәйкәл куярбыз. Ул шәһәрнең чираттагы бизәге булсын, әмма, беренче чиратта, ул безнең беренче укытучыларыбызга хөрмәт күрсәтү билгесе», — диде республика җитәкчесе. 

news_right_1
news_right_2
news_bot