news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мәктәпләренә 21 млн сумлык яңа дәреслекләр бирделәр

Дәреслекләр запасын тулыландыру зарурлыгы, беренче чиратта, быел парта артына утырачак укучылар санының артуы белән бәйле.

(Чаллы, 21 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова ). Чаллыда мәктәпләр 21,6 млн сумлык яңа дәреслекләр алган. Бу хакта Автошәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.

Башкарма комитет вәкиле сүзләренчә, дәреслекләр запасын тулыландыру зарурлыгы быел парта артына утырачак укучылар санының артуы белән бәйле. Автошәһәрдә укучыларның гомуми саны узган ел белән чагыштырганда 2,5 мең кешегә арткан.

Шул ук сәбәпле, нигездә, башлангыч сыйныфларда укытучылар дефициты барлыкка килгән.

«Проблема яңа белгечләрне кабул итү хисабына хәл ителә. Быел мәктәп укытучылары сафы йөз кешегә артты. Алар университет һәм көллиятне тәмамлаучылар гына түгел, Башкортстаннан, Удмуртиядән, Татарстанның башка шәһәрләреннән килүчеләр дә бар. Шулай ук безнең Чаллы дәүләт педагогика университеты һәм педагогика көллияте базасында кадрларны яңадан укыту уңышлы бара», — диде Хәлимов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100