news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда кайбер әзерлек юнәлешләре буенча дәүләт имтиханнарын бетерәчәкләр

Университетта башта дәүләт имтиханнарын дистанцион рәвештә тапшыруны оештырырга исәп тотканнар.

КФУда кайбер әзерлек юнәлешләре буенча дәүләт имтиханнарын бетерәчәкләр
архив/Владимир Васильев

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Казан федераль университетында әзерлекнең кайбер юнәлешләре буенча дәүләт имтиханын гамәлдән чыгарачаклар. Бу хакта «Татар-информ»га КФУ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бу мәсьәлә буенча бездә билгеле бер карар кабул ителде. Әмма дәүләт имтиханы әзерлекнең барлык юнәлешләрендә дә гамәлдән чыгарылмаячак. Бу хакта без иртәгә турыдан-туры элемтә вакытында хәбәр итәргә планлаштырабыз. Анда барысын да җентекләп сөйләячәкбез - кайда гамәлдән чыгарылганлыгын, кайда һәм ни өчен калганлыгын аңлатачакбыз», -диделәр югары уку йортының матбугат хезмәтендә.

Моңа кадәр туры элемтәдә КФУ ректоры Илшат Гафуров Казан университетын тәмамлаучылар дәүләт имтиханын дистанцион режимда тапшырачак, дип белдергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100