news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү көннәре билгеле

Төп этап 29 июньдә башлана.

Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү көннәре билгеле
Татар-информ архивы

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт барлык фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханын үткәрү вакытын атады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Төп этап 29 июньдә башлана. «Бу көнне география, әдәбият һәм информатика буенча БДИ үткәреләчәк», — дип хәбәр итте ведомствоның матбугат хезмәте.

2 һәм 3 июльдә рус теле буенча имтихан узачак.

Профильле математика буенча БДИ - 6 июльгә, тарих һәм физика буенча — 9 июльгә, җәмгыять белеме һәм химия буенча 13 июльгә куелган. Шулай ук чит телләр буенча БДИның язма өлеше 16 июльгә, ә телдән тапшыру18 һәм 20 июльгә планлаштырылган.

Расписаниедә шулай ук барлык фәннәр буенча да БДИ тапшыру өчен резерв көннәр каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot