news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Фәннәр академиясе киләчәктә ихтыяҗ булачак һөнәрләрне әйтте

Донник сүзләренчә, хәзерге вакытта Россиядә йөз мең айтишник кытлыгы сизелә, әмма дистә елдан бу сан миллионга кадәр артачак.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Галимнәр киләчәктә уңышка ирешү өчен, катнаш өлкәләрдә һөнәр сайларга киңәш итә. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе вице-президенты Ирина Донник «Говорит Москва» радиостанциясендә сөйләде.

Беренче чиратта ул табигый фәнни белгечлекләрне билгеләп үтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Бу физика, математика, химия, биология. Әмма алар иң авырлары да, шуңа күрә монда безгә мөмкин кадәр күбрәк яшьләр кирәк», — диде белгеч.  

Донник сүзләренчә, хәзерге вакытта Россиядә йөз мең айтишник кытлыгы сизелә, әмма дистә елдан бу сан миллионга кадәр артачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot