news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин юлламасыннан соң Татарстанның югары уку йортларында бюджет урыннары артачак

Хәзер Татарстанда 16,7 меңнән артык студент бюджет бүлегендә белем ала.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Евгений Калашников). Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында ике ел эчендә илнең югары уку йортларында тагын 42 мең бюджет урыны булдыруны йөкләде. Аларның бер өлеше Татарстанга да туры киләчәк.

Әлегә республика уку йортларында күпме өстәмә урыннар ачылачагы билгеле түгел. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2021 елның көзендә республика югары уку йортларына якынча 20,2 мең студент кабул итү планлаштырылган. Хәзер 16,7 меңнән артык студент бюджет бүлегендә белем ала.

Татарстан икътисадының югары белемле белгечләргә еллык ихтыяҗы 15 мең кеше тәшкил итә. Әмма Татарстанның югары мәктәбе илнең күп кенә субъектларына кадрлар җибәрә.

Бүген республика югары уку йортларында Россиянең барлык төбәкләреннән студентлар белем ала. Алар югары уку йортлары студентларының гомуми контингентында 20 процент тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100