news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар җәйге лагерьга барганда юллама бәясенең яртысын кайтарачаклар

Путин шулай ук студентлар туризмы өчен өстәмә мөмкинлекләр булдырырга һәм сынау проектын эшләтеп җибәрергә кирәклеген әйтте.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Быел Россия халкына балалары җәйге лагерьга барганда юллама бәясенең 50 проценты кире кайтарылачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында әйтте.

«Без балаларыбызның сәламәтлегенә аерым игътибар бирергә тиеш. Чөнки нәкъ менә балачакта киләчәккә сәламәтлек нигезе салына. Балалар ялын мөмкин кадәр уңайлы итәргә кирәк. Шуңа бәйле рәвештә, быел балалар җәйге лагерьга барганда юлламаның яртысын кире кайтарырга тәкъдим итәм», — диде дәүләт башлыгы.

Путин шулай ук студентлар туризмы өчен өстәмә мөмкинлекләр булдырырга һәм быел ук җәй көне ил буйлап сәяхәт итүче студентлар өчен сынау проектын эшләтеп җибәрергә кирәклеген әйтте.

«Әлбәттә, олимпиадаларда, волонтерлык һәм иҗади инициативаларда, „Россия — мөмкинлекләр иле“ платформасы проектларында үзләрен күрсәткән яшьләрне бүләкләргә кирәк. Мондый балаларга туристик путевка өчен акчаны өлешчә кире кайтару программасы каникуллар вакытында да, югары сезон чорында, гамәлдә булачак. Моңа кадәр без мондый карарлар кабул итмәдек», — дип искәртте РФ Президенты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100