news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча студентларына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты стипендия тапшырды

Стипендия татар телен һәм әдәбиятын, милли мәдәниятебезне яхшы белгән зыялы студентларга бирелә.

Арча студентларына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты стипендия тапшырды
https://tatar-congress.org/

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә сәләтле, талантлы студентларны барлау, аларны тагын да үстерү максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының исемле стипендия билгеләнде. Бүген Г. Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган чарада стипендиягә ия булган студентларны бүләкләү тантанасы узды.

2014 елдан башлап, һәр ел саен көллиятнең тәртипле, талантлы, укуда, класстан тыш чараларда, спортта зур уңышларга ирешкән район, шәһәр, республика һәм бөтенроссия конкурсларында катнашкан, татар телен һәм әдәбиятын, милли мәдәниятебезне яхшы белгән зыялы студентларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан стипендия биреп барылды.

Үткән уку елы нәтиҗәләре буенча, Стипендия комиссиясе карары белән исемле стипендиягә ия булган студентларның исемлеген сылтама буенча карый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100