Казанда яңа балалар бакчасы төзелешенә 215 млн сум акча сарыф ителәчәк

220 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә учреждение Профессор Камай урамында барлыкка киләчәк.
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Казанның Идел буе районында Профессор Камай урамында төзелә торган балалар бакчасына 215,2 млн сумнан артык акча тотылачак. Әлеге мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.Заказчы - Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсе. Аукционда катнашу өчен гаризалар 6 майга кадәр кабул ителәчәк, сату-алу 13 майда булачак. Төзелеш 20 июньдә башланырга һәм быел 30 ноябрьгә тәмамланырга тиеш.Яңа балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән. Урыннарның 120се өч яшьтән кечерәк балалар өчен булачак. Мәктәпкәчә учреждениедә 16-20 баладан торган 12 төркем оештырылачак. Бу хакта конкурс документларында күрсәтелгән.Балалар бакчасы төзеләчәк 8 мең квадрат метр мәйданлы кишәрлек «Романтик» торак комплексы һәм шәхси төзелеш арасында урнашкан. 200 квадрат метр мәйданлы 12 ял итү мәйданчыгы булачак һәм аны җиһазландыру каралган. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек 2019 елда Татарстанда 28 яңа балалар бакчасы барлыкка киләчәк, дип хәбәр иткән иде. Бу исә 2018 елга караганда дүрт тапкырга күбрәк.