news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 391 чыгарылыш сыйныф укучысы вакытыннан алда имтихан тапшырачак

Вакытыннан алда, 21 марттан 15 апрельгә кадәр, Татарстанда имтихан үткәрү өчен өч пункт эшләячәк.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Татарстанда 391 укучы Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда 14 гомуми белем бирү фәне буенча тапшырачак. Вакытыннан алда имтихан тапшыру чоры 21 мартта ачылды.

«Ашыгыч БДИ бирүчеләрнең күпчелек өлеше — узган елларны мәктәпне тәмамлаучылар, үз нәтиҗәләрен яхшыртырга һәм югары уку йортына керү өчен кирәкле баллны җыярга теләүчеләр. Болардан тыш, имтиханнарны вакытыннан алда тапшыру чорында 11 сыйныф укучылары катнаша, алар нигезле сәбәпләр аркасында БДИ ны төп срокта тапшыра алмый», — диделәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.

БДИның вакытыннан алда чорында беренчеләрдән булып рус әдәбияты, химия һәм географияне сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра. Татарстанда 26 кеше әдәбияттан имтихан сайлаган, химия буенча 70 кеше, география буенча җиде кеше үзен сынаячак. 24 март көнне БДИның вакытыннан алда этабында катнашучылар рус теленнән имтихан тапшырачак.

Вакытыннан алда, 21 марттан 15 апрельгә кадәр, Татарстанда имтихан үткәрү өчен өч пункт эшләячәк. Алар — Чаллының 48 һәм 4 мәктәпләрендә, шулай ук Казанның 8нче гимназиясендә урнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100