news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Илшат Гафуров белән хезмәт килешүен өзде

Илшат Гафуров федераль үзәкнең көч структуралары хезмәткәрләре тарафыннан узган елның декабрь ахырында кулга алынды.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Илшат Гафуров белән хезмәт килешүен өзде

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Элек Казан федераль университеты ректоры вазифасын биләгән Илшат Гафуров белән агымдагы елның 21 мартыннан хезмәт килешүе өзелә.

«22 марттан Казан федераль университеты ректоры вазифаларын башкаручы итеп Дмитрий Альбертович Таюрский билгеләнде», диелә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте телеграм-каналында.

В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган Дмитрий Таюрский төрле елларда югары уку йортында гомуми физика кафедрасы доценты, физика факультеты деканы урынбасары, КФУның Физика институты ректорының белем бирү эшчәнлеге буенча урынбасары, КФУ ректорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары вазифасын башкара.

КФУның элеккеге ректоры Илшат Гафуров федераль үзәкнең көч структуралары хезмәткәрләре тарафыннан узган елның декабрь ахырында кулга алынды. Ул вакытта Мәскәүнең Басман суды аны Алабугадагы депутатны заказлы үтерү турындагы эш буенча ике айга кулга алды, ә быелның февралендә тагын ике айга арестны озайтты.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2021 елның декабрь азагында Дмитрий Таюрский Казан федераль университеты ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100