420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 21 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Резеда Ганиева иртәгә соңгы юлга озатыла. Бу мәгълүмат галимәнең хезмәттәшләре аша килеп иреште.
Резеда Ганиеваны иртәгә яшәгән йорт алдыннан озатачаклар. Озату вакыты 9.00 сәгатьтә дип билгеләнгән. Адресы: Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 129нчы йорт. Бу йорт Яшьлек метро станциясе янында урнашкан.
Әдәбият галимнәре Зөфәр Рәмиев белән Резеда Ганиеваның Төркиядә яшәүче уллары Булат бүген төнлә кайтып җитәргә тиеш.
Резеда Ганиева Мөселман зиратына җирләнәчәк.