news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Унбер» лицее директоры: Безнең укучылар «Гарри Поттер»ны татар теленә тәрҗемә итә

Биредә «Унбер» мобиль кушымтасын һәм мәктәп белән идарә итүнең мәгълүмат системасын ясыйлар.

«Унбер» лицее директоры: Безнең укучылар «Гарри Поттер»ны татар теленә тәрҗемә итә
Михаил Захаров

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанның «Унбер» күппрофильле лицеенда татар теле кафедрасы ачтылар.

«Балалар татар теле дәресләренә теләп йөри, чөнки алар заманча форматта һәм кызыклы уза. Мисал өчен, укучылар «Гарри Поттер»ны татар теленә тәрҗемә итә, заманча фильмнарны татарча тавышландыралар», — дип сөйләде журналистларга мәгариф оешмасы директоры Алмаз Хәмидуллин.

«Минем өчен укытучыларның балаларга татар теленең реаль тормышта кулланылуын җиткерүләре мөһим. Һәм укытучылар тел яшәсен һәм аны гамәлдә кулланып булсын өчен бөтен ысулларны куллана. Һәм мондый уртак проектлар бу алымнарның нәтиҗәле булуын күрсәтә», — дип хәбәр итте лицей җитәкчесе.

Мәгариф оешмасында башка проектлар да гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, «Унбер» мобиль кушымтасын һәм мәктәп белән идарә итүнең мәгълүмат системасын ясыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot