Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада татарча диктант яздылар
Диктант өчен текст итеп Сергей Аксаковның «Багров- оныкның балачак еллары» романыннан өзек сайланган.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Илшат Имангулов). Туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында Уфаның берничә мәйданчыгында Башкортстан Республикасы халыклары телләрендә Халыкара диктант үткәрелде.
«Башинформ» хәбәр итүенчә, Башкорт дәүләт педагогия университетында текстны татар телендә, Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә башкорт, Мишкин районында — мари, Тәтешле районында — удмурт, Башкорт дәүләт медицина университетында — рус, чуваш якшәмбе мәктәбендә чуваш телендә укыдылар.
Диктант өчен текст итеп Сергей Аксаковның «Багров- оныкның балачак еллары» романыннан өзек сайланган.
Романның зур булмаган өлешен Башкортстан Республикасы халыклары телләренә Уфа югары уку йортлары педагоглары тәрҗемә иткән.
Республика милли музеенда кырыкка якын кеше диктантны рус, татар, башкорт, төрекмән, дагыстан, таҗик, азәрбайҗан телләрендә язган. Алар барысы да милли киемнәрдән килгән.
Традицион Халыкара диктантны Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Башкортстан Республикасы мәдәният министрлыгы, «Бөтендөнья башкорт корылтае (конгрессы) һәм Башкортстан Республикасы халыклары Ассамблеясы Советы оештырды.
Узган ел диктант 112 нче башкорт кавалерия дивизиясе командиры Мингали Шәйморатовның тууына 120 ел тулуга багышланган иде. 2020 елның февралендә 112 нче башкорт кавалерия дивизиясенең элеккеге сәясәт бүлеге начальнигы урынбасары Садыйр Кадыйровның «Урал бөркете» әсәреннән өзек укылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз