news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ИЯЛИ иске татар графикасын латиницага күчерү программасын тәкъдим итте

Проект «2014-2022 елларга Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы нигезендә эшләнгән.

ИЯЛИ иске татар графикасын латиницага күчерү программасын тәкъдим итте
Рамиль Гали

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гарәп графикасындагы иске татар басма текстларын уку һәм кириллицага күчерү программасын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте. Туган тел көне уңаеннан институт галимнәре яңа фәнни проектлары белән таныштырды. Очрашу Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең конференцияләр залында үтте.

Институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров XIX гасыр ахыры — ХХ гасыр башы гарәп графикасындагы иске татар басма текстларын уку һәм кириллицага күчерү программасының эш тәртибе турында сөйләде.

«Моннан 20-30 ел элек барлыкка килгән FineReader программасы гарәп графикасы өчен язылган башка телләр өчен яраксыз дип әйтергә мөмкин. Алар хәрефләрне таныйлар, әмма сүзләрне тезеп биреп, мәгънә чыгара алмыйлар», — дип аңлатты ул.

«Программистлар галимнәр белән бергә татар теленең морфологик һәм укылыш үзенчәлекләренә яраклаштырып, гасыр башында кулланылышта булган гарәби шрифтлар яраклаштырып уртача алгоритм төзеделәр. Аның нигезендә программа барлыкка килде», — диде ул.

Программаның эшләү рәвешен Илһам Гомәров 1910 елда басылып чыккан җыентыктагы «Туган тел» шигыре аша күрсәтте. «Программа символны символга күчерү белән генә шөгыльләнми. Программаның 8000 сүздән торган сүзлеге бар», — диде галим.

Галимнәр бу программа 70 процент төгәллек белән текстлар укылуын билгеләп үтәләр. Программаның камилләшү мөмкинлеге бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100