news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Флорид Әгъзамов истәлегенә багышланган фәнни конференция быел унбишенче тапкыр үтә

«Әгъзамов укулары-2020» фәнни-гамәли конференциясендә чит ил кешеләре дә катнаша.

Флорид Әгъзамов истәлегенә багышланган фәнни конференция быел унбишенче тапкыр үтә
Энҗе Габдуллина

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Быел «Әгъзамов укулары-2020» унбишенче тапкыр үткәрелә. Конференция нәтиҗәләренең ел да җыентык булып чыга. Бу турыда КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе милли һәм глобаль медиалар кафедрасы җитәкчесе Васил Гарифуллин әйтте.

Фәнни-гамәли конференция ел саен Казан федераль университеты журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә багышлап үткәрелә.

«Бу традицион конференция. Беренче тапкыр без аны 2006 елда Флорид Әгъзамовның 70 яшьлек юбилеена багышлап үткәргән идек. Быел унбишенче тапкыр үтә, үзенә күрә юбилей», — диде Васил Гарифуллин.

«Әлеге конференциядә фән белән кызыксынучы доцентлар да, студентлар да катнаша», — диде Васил Гарифуллин.

Конференциядә шулай ук Мисыр, Колумбия, Казахстан, Кытай, Төркия, Индонезия, Венгриядән дә катнашучылар бар.

Флорид Әгъзамов — журналистика факультетына нигез салучы шәхес. Ул «Бәллүр каләм» журналистлар конкурсында Гран-при иясе. Флорид Әгъзамов 2005 елда вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100