news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ Россия югары уку йортлары медиа активлыгы рейтингының лидерлар өчлегенә керде

Йомгаклау рейтингы Россия фәнен һәм мәгарифен популярлаштыру буенча югары уку йортлары эшчәнлегенең нәтиҗәсен чагылдыра.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Россия Фән һәм югары белем министрлыгы узган елның июль – декабрь айлары өчен Россия югары уку йортлары медиа активлыгы рейтингын бастырып чыгарды. Анда Казан федераль университеты да кергән, ул алдынгы 20 югары уку йорты арасында, Урал федераль университеты һәм Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетыннан гына калышып, өченче баскычта урнашкан.

«Йомгаклау рейтингы Россия фәнен һәм мәгарифен популярлаштыру буенча югары уку йортлары эшчәнлегенең нәтиҗәсен чагылдыра. Контентның сыйфатын бәяләү өчен 57 күрсәткеч кулланыла», - дип хәбәр иттеләр РФ Фән һәм югары белем министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

Аерым алганда, гаммәви мәгълүмат чараларында югары уку йорты һәм аның хезмәткәрләре турында язмалар һәм телесюжетлар, шулай ук министрлык сайтында һәм социаль челтәрләрдәге эксклюзив яңалыклар саны, вузның социаль челтәрләрдә аккаунтлары булуы һәм аларда эшләү, вуз сайтының аудиториясе, кулланучылар анда үткәргән вакыт һәм бер айда сайтка керүчеләр саны кебек мәгълүматлар исәпкә алына.  

Йомгаклау рейтингында министрлык карамагындагы 219 университет эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге бәяләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100