news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Сәлимгәрәев: Массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә киң колачлы үзгәреш кирәк

Татарстанда яшьләргә белем бирү өчен D-Dline платформасы старт ала.

Айдар Сәлимгәрәев: Массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә киң колачлы үзгәреш кирәк
Султан Исхаков

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Яшьләр медиасы өчен яңа D-Dline белем бирү платформасы массакүләм коммуникацияләр өлкәсенә киң колачлы һәм сыйфат ягыннан үзгәреш кертергә мөмкинлек бирәчәк. «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Безнең җәмгыятьтә барган вакыйгалар (бигрәк тә цифрлаштыру өлкәсендә) массакүләм коммуникацияләр тармагында аеруча төгәл һәм ачык чагылыш таба. Хәзер без киң колачлы һәм сыйфат ягыннан үзгәреш таләп иткән этапка якынлашып киләбез», - диде Сәлимгәрәев.

Ул бүгенге көндә журналистикага яхшы яза һәм цифрлы мохиттәге барлык алымнарны куллана белүче кешеләр килүен билгеләп үтте.

«Әлеге проектның безгә кадрларны яңадан укытырга, шулай ук тормышыбызда бара торган барлык иҗтимагый процессларны ачык һәм тулы күләмдә яктырту өчен яшь һәм талантлы журналистлар табарга мөмкинлек бирәчәгенә өметләнәбез», - дип искәртте спикер.



Галерея: Пресс-конференция о старте образовательной платформы для молодежных медиа D-DLINE

D-Dline – Татарстан яшүсмерләре һәм яшьләре өчен беренче медиаэкосистема. D-Dline белем бирү медиаплатформасын ТР Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100