news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан укытучыларының уртача хезмәт хакы 30 мең сумга кадәр арткан

Укытучыларның хезмәт хакын күтәрергә грантлар һәм "май указлары"н гамәлгә ашыру ярдәм иткән.

Татарстан укытучыларының уртача хезмәт хакы 30 мең сумга кадәр арткан
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан укытучыларының уртача хезмәт хакы 30 мең сумга кадәр арткан. Бу хакта бүген Казанда утырышта Халык мәгарифе һәм фәне хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика комитеты рәисе Юрий Прохоров хәбәр итте.

Гомуми белем бирү учреждениеләрендә Татарстан буенча уртача хезмәт хакы 24 559 сум тәшкил итә, укытучыларныкы – 29 848 сум, өстәмә белем бирү педагогика хезмәткәрләренең – 25 229 сум. 

Докладчы сүзләренчә, “май указлары”н чынга ашыру һәм грантлар педагогика хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакларын шактый арттырырга ярдәм иткән.

“Бүген бу динамиканы югалтмаска һәм бары тик үсешкә омтылырга кирәк”, – дип ассызыклады Прохоров.

news_right_1
news_right_2
news_bot