news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

11 сыйныфлар йомгаклау иншасын 2021 елның апрелендә язачак

Чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханына керү өчен йомгаклау иншасын быел декабрьдә язарга тиеш иде.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). 11 сыйныфлар өчен йомгаклау иншасы язуны 2020 елның декабреннән киләсе елның апреленә күчерделәр. Мондый карар начар эпидемиологик вазгыять аркасында кабул ителгән. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Инша язу 2021 елның 5 апрелендә узачак», — диделәр ведомствода.

11 сыйныф укучылар өчен йомгаклау иншасы Бердәм дәүләт имтиханына керү өчен кирәк. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар инша урынына изложение яза ала.

Моннан тыш, тугызынчы сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү өчен кирәк булган рус теленнән йомгаклау әңгәмәсенең дә форматы үзгәртелгән.

Расписание буенча, йомгаклау әңгәмәсе киләсе елның 10 февралендә һәм өстәмә көннәрдә — 10 мартта һәм 17 майда булырга тиеш.

Начар эпидемиологик вазгыять сакланган очракта, әңгәмә шул көннәрдә дистанцион форматта узачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100