news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Мәгариф министрлыгында мәктәпләрне карантинга ябу критерийлары турында сөйләделәр

Мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко белдергәнчә, Россиянең 36 субъектында коронавирус буенча — 126, ОРВИ буенча 60 мәктәп карантинга ябылган.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Мәктәпләрне карантинга ябу критерийларын Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) табиб-инфекционистлары билгели. Бу хакта РИА Новости агентлыгы мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушкога сылтама белән хәбәр итә.

«Әлеге критерийларны инфекционистлар, Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) төбәк идарәләре табиблары билгели. Аерым бер коллективта, бер учреждениедә авыручылар саны буенча чик күрсәткечләре бар. Алар нигезендә теге яки бу учреждениенең эшләве буенча нинди карар кабул ителәчәге билгеләнә», - диде Глушко «Россия 24» телеканалы эфирында мәктәпнең нинди критерийлар нигезендә карантинга ябылырга мөмкин икәнлеге турында сорауга җавап биреп.

Аның сүзләренчә, Россиянең 36 субъектында коронавирус буенча — 126, ОРВИ буенча 60 мәктәп карантинга ябылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100