news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укучыларын веб-дизайн һәм блокчейн-технологияләрне өйрәнергә чакыралар

6-11нче сыйныф укучылары Иннополис университеты базасында сынау уза ала.

Татарстан укучыларын веб-дизайн һәм блокчейн-технологияләрне өйрәнергә чакыралар
архив/Владимир Васильев

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан укучыларын «Мәгариф» илкүләм проектының «Киләчәккә билет» федераль проектында катнашырга чакыралар. Укучылар анда веб-дизайнга һәм блокчейн-технологияләрен кулланып төрле мәсьәләләрне чишү юлларын табарга өйрәнәчәк. Бу хакта ТР Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

6-11нче сыйныф укучылары Иннополис университеты базасында сынау уза ала.

Проектта катнашу өчен, мәктәп укучылары ноябрьгә кадәр махсус платформада теркәлергә, аннары онлайн-тикшерү узарга тиеш. Ул тестлар һәм уеннар форматында узачак. Алар ярдәмендә укучылар үзләренең һөнәри кызыксынуларын һәм сәләтләрен билгели, шулай ук көчле якларны һәм үсеш зоналарын ачыклый алачак.

Тикшерү тәмамланганнан соң, катнашучылар профессиональ сынау узачак. Укучылар остаз җитәкчелегендә үзләрен кызыксындырган компетенцияләр белән таныша, һәм реаль һөнәри эшчәнлектә очрый торган биремнәрне чишәчәк. Сынауларны ике юнәлеш буенча узарга мөмкин: веб-дизайн һәм блокчейн-технологияләр.

Хәзерге вакытта сынаулар онлайн форматта үткәрелә, әмма алга таба, санитар-эпидемиологик хәл тотрыклыланганнан соң, алар оффлайн форматка күчәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100