news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энгель Фәттахов: Актаныш — милли йөзен югалтмаган, бай һәм матур саф татар районы

«Башка районнардан аермалы буларак, татар мохитендә үсүче балаларга татар телен тирәнтен өйрәтү — безнең тарихи бурычыбыз», — диде район башлыгы.

Энгель Фәттахов: Актаныш — милли йөзен югалтмаган, бай һәм матур саф татар районы
Владимир Васильев

(Актаныш, 20 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсендә Актанышны милли йөзен югалтмаган, бай һәм матур саф татар районы дип таныштырды.

«Актаныш — үзенә генә хас бер мөхиткә ия булган, милли йөзен югалтмаган, татар халкының гореф-гадәтләрен, милли мәгарифне саклап яшәүче, тырыш халкы белән дан тоткан, бай һәм матур саф татар районнарының берсе. Максатыбыз да туган телебезне мәдәният, мәгариф, милли традицияләр аша киләчәк буыннарга җиткерү, эш тәҗрибәсен башка төбәкләр белән уртаклашу», — диде Энгель Фәттахов үз чыгышында.

Районда 28900 кеше яши. Шуларның 97,5 проценты — татарлар, 1,6 проценты — марилар, калганы — башка халыклар. Актанышта 27 мәктәпнең 25е милли мәктәп санала. Район башлыгы сүзләренчә, барлыгы 3252 укучының 3074тән артыгы татар телендә белем һәм тәрбия ала. «Башка районнардан аермалы буларак, татар мохитендә үсүче балаларга татар телен тирәнтен өйрәтү — безнең тарихи бурычыбыз», — диде ул.

Саф татар районы булуга карамастан, иң күп югары балларны укучылар рус теленнән ала икән. 104 чыгарылыш укучысының утыз тугызы рус телен аеруча яхшы биргән. Быел бу фәнне сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Алинә Валиева 100 баллга биргән.

«2020-2021 уку елында район укытучыларының фидакяр хезмәте, укучыларыбызның тырышлыгы нәтиҗәсендә Бөтенроссия, халыкара, төбәкара, республика фән олимпиадаларында 123 призлы урын яуланды. Соңгы 5 еллык нәтиҗәләр үсештә», — дип таныштырды район башлыгы.

Актанышлылар уку алдынгылары гына әзерләп чыгару дигән максат куймыйлар. Алар алдында балаларны тормышка һөнәрле итеп әзерләп чыгару бурычы да тора. Төрле фестивальләр, бәйгеләр аша укучыларны һөнәр үзләштерүгә тарталар. «Кулибиннар үзебезнең арада. Сәләт бит ул, яхшы уку белән генә билгеләнми», — диде Энгель Фәттахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100