news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта «Адымнар — Актаныш» күп телле гимназия–интернат ачыла

Мәктәптә фәннәрне укыту татар, рус һәм инглиз телләрендә барачак.

Актанышта «Адымнар — Актаныш» күп телле гимназия–интернат ачыла
Рифат Каюмов

(Актаныш, 20 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Әлеге минутларда Актанышта «Адымнар — Актаныш» күп телле гимназия –интернат ачылу тантанасы бара.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, район башлыклары, республиканың мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм башка рәсми кунаклар катнаша.

Күп телле мәктәп челтәр хезмәттәшлеге кысаларында 6нчы, 3нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен дә берләштерә. Мәктәптә фәннәрне укыту татар, рус һәм инглиз телләрендә барачак. 5-11 сыйныфларда сыйныфтан тыш чара буларак гарәп теле дә укытылачак.

Күп телле гимназия-интернат базасында «Тулы көн мәктәбе» оештырылачак. Аны гамәлгә ашыру өчен цифрлы лабораторияләр, остаханәләр, спорт һәм хореография заллары, актлар залы, заманча мәгълүмат үзәге булдырылган. Укучылар типография, фото- һәм медиастудиядә эшләү, мультипликация, робототехника, IT-әзерлек, 3D-модельләштерү, милли чигү, кулинария күнекмәләрен үзләштерү мөмкинлеге алачак.

Беренче уку елында 364 бала укырга килер дип көтелә. Коллектив тупланган, биредә 135 хезмәткәр, шул исәптән 34 укытучы эшләячәк.

Өч катлы яңа мәктәпне сафка бастырырга 724 млн сум акча кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100