Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә беренче сыйныфка баручы 85 укучыга портфель тапшырдылар
Хәйрия акциясендә Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.
(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре республиканың Теләче районында беренче сыйныфка баручы 85 балага портфель тапшырды. Бу чара «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында узды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Тантаналы чара Теләче авылының үзәк паркында узды. Булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләрне транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин тапшырды», диелә хәбәрдә.
Мәктәп портфельләренә кирәкле канцелярия кирәк-яраклары тутырылган. Аерым алганда, аларда дәфтәр, пластилин, фломастер, линейка, төсле карандаш, гуаш, пумала, төсле кәгазь, балалар иҗаты өчен җыелма һәм уку өчен кирәкле башка әйберләр бар. Һәр рюкзакка «STOP» яктылык кайтаручы билгесе беркетелгән.
Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгы ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясенә теләктәшлек күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз