Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор Татарстан мәктәпләрен Белем көне алдыннан тикшерәчәк
Республика мәктәпләре яңа коронавирус инфекциясенә каршы чаралар белән тәэмин ителергә бурычлы.
(Казан, 20 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Covid-19 таралу куркынычы янауга бәйле рәвештә, яңа уку елында Татарстанның барлык мәктәпләре яңа куркынычсызлык чаралары булдырырга тиеш. Бу хакта бүген Казанда узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Любовь Авдонина сөйләде.
«Быел 3 июльдән РФ баш дәүләт санитар табибының Covid-19 таралу шартларында мәгариф оешмаларында яңа санитар кагыйдәләрне гамәлгә кертү турындагы яңа карары үз көченә керде. Пандемия үз төзәтмәләрен кертте, уку елы яңа форматта узачак. Коронавирус инфекциясе таралу шартларында яңа санитар кагыйдәләр гамәлдәгеләргә өстәмә рәвештә кулланыла», - диде ул.
Авдонина мәктәпләрдә, авыру билгеләре булган кешеләрне ачыклау өчен, балалар һәм хезмәткәрләргә мәҗбүри термометрия үткәрү белән, бинага кергәндә, көн саен мәҗбүри фильтрлар оештырылачак, дип аңлатты. Яңа мәҗбүри санитар чаралар арасында азык-төлек блогы хезмәткәрләре һәм техник персонал өчен шәхси саклану чараларын куллану тора.
Шулай ук мәктәпләр кулларны антисептиклар белән эшкәртүне оештырырга, бәдрәфләрдә, бинага кергәндә һәм ашханәләрдә дозаторлар урнаштырырга тиеш. Уку йортларында һаваны зарарсызландыру эшләре алып барылачак, төрле сыйныфлар һәм мәктәп эчендә массакүләм чаралар үткәрүне тыю кертеләчәк. 17 августта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре барлык мәктәпләрне дә аларның эшкә әзерлеген бәяләү буенча тикшерүгә кереште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз