news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университетында студентларның стипендиясе 5 процентка артачак

КФУда 1 сентябрьдән - студентларга, 1 октябрьдән аспирантларга стипендияне 5% ка арттыру мөмкинлеге булуы әйтелде.

Казан федераль университетында студентларның стипендиясе 5 процентка артачак

(Казан, 20 август, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Казан федераль университетының барлык студентларга стипендияләрне 5 процентка арттыру мөмкинлеге бар. Бу хакта туры эфирда КФУ ның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский хәбәр итте.

"КФУда 1 сентябрьдән - студентларга, 1 октябрьдән аспирантларга стипендияне 5% ка арттыру мөмкинлеге булуы әйтелде. Стипендиаль тәэмин итү буенча безнең студентлар күп төрле категориягә кертелгән. Стипендиянең иң азы - 2 мең 100 сум, аннан - 3 мең 150 сум һәм алга таба инде арттырылган стипендияләр бара», — дип сөйләде югары уку йорты проректоры.

Таюрский сүзләренә караганда, Казан федераль университетында 30 мең студент белем ала, вузның Чаллыдагы филиалында — 12-13 мең, Алабугада — 7 меңгә якын. Бу саннарны исәпкә алсак, стипендияләрне 5% ка арттыру да миллион сумнар тәшкил итүе күренә. Шуңа мөмкинлектән чыгып хәл итәбез", - дип өстәде ул.

КФУ мәгълүматларына караганда, 20 августка университетка бирелгән гаризаларның гомуми саны 81 мең 936 тәшкил иткән. Казан университетына БДИ буенча максималь балл алган 473 абитуриент документлар тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100