news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә мәктәпкә баручыларга булышалар

Кармыш авылында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе башланып китте.

Чирмешәндә мәктәпкә баручыларга булышалар
Кадрия Гамирова

(Чирмешән, 20 август, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Кармыш авылында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе башланып китте. Түбән Кама шәһәрендә гомер итүче авылдашлары Фәгыйль Гатиятов җиде балага үзе әзерләгән бүләкләрен тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Лашман коррекцион мәктәбендә белем алучы укучыларны район үзәгенә чакырып кунак иттеләр, бәйрәм оештырдылар, мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар бүләк иттеләр.

Уку елы башланыр алдыннан, ачык һавада оештырылган әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Марковалар котлауларын җиткерделәр һәм иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тапшырдылар.

«Кызыбыз Айгөл быел 7нче сыйныфка бара. Әле уку кирәк-яраклары алырга өлгермәгән идек. Бу ярдәмгә бик шатландык, балаларга бәйрәм оештыручыларга, иганәчеләргә рәхмәт», — ди Туймәттән Миләүшә Шәрифуллина. Лашманнан Ольга Ефремова бәйрәмгә улы Айнур Талипов белән килгән, алар да ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

«Укучыларыбыз бу бәйрәмнән бик канәгать булып кайттылар, аларны шулай зурлаганнары өчен, оештыручыларга, иганәчеләргә дә зур рәхмәт», — ди Лашман мәктәбе директоры Наил Нуретдинов.

Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң балаларга уеннар оештырдылар, аннан соң кунаклар район инвалидлар оешмасы ярдәме белән ресторан ашыннан да авыз иттеләр. Акция уңаеннан бәйрәм оештыруда һәм иганәчелек итүдә район мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре хезмәткәрләренең дә өлеше зур. Әлеге акция барышында, ярдәмгә мохтаҗ 257 укучыга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100