Алабугада беренче сыйныфка баручы 150 укучыга мәктәпкә җыенырга ярдәм итәләр

Ишегалды бәйрәмнәрендә балаларга уку-язу кирәк-яклары тутырылган букча һәм спорт формасы тапшырылачак

  (Алабуга, 20 август, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Алабугада ишегалды бәйрәмнәре үткәрелә. Шундый бәйрәмнәрнең берсендә, күңел ачу программасыннан тыш, беренче сыйныф укучыларына букчалар да тапшырылды.

Искәртеп узабыз, сигезенче ел рәттән, Белем көне алдыннан, Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларында “Мәктәпкә җыенырга ярләм ит” хәйрия акциясе уздырыла. 5 ел элек Алабугада акцияне ишегалды бәйрәме белән бергә үткәрергә карар иттеләр. “Барлыгы шундый 10 чара планлаштырылган”, - дип белдерделәр Алабуга мәгариф идарәсендә.

Кагыйдә буларак, меценатлар – депутатлар, оешма җитәкчеләре һәм аерым эшмәкәрләр. Алар, тантаналы рәвештә, аерым категориягә кергән балаларга уку-язу кирәк-яклары тутырылган букча һәм спорт формасы тапшыра. “Бу күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр алар. Быел аларга Украинадан килгән 9 бала да өстәлде. Аларның өчесе беренче сыйныфка бара”, - диде мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Фидан Кәлимуллин.

Хәзер Украинадан күчеп килгән балаларны мәктәпләргә билгеләү мәсьәләсе хәл ителә. Районда 957 бала беренчы сыйныфка бара, аларның 150 сенә мәктәпкә җыенырга ярдәм итәчәкләр.