news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыючылар саны арткан

Рус теленнән минималь балл җыя алмаган 9 сыйныф укучылары өстәмә срокларда кабат имтихан бирәчәк.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). 18 июньдә Татарстанда рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре расланды. Имтиханда 15672 кеше катнашты. Имтихан биргән 102 кеше 100 балл (2020 елда - 97), 6397 кеше 80 һәм аннан да күбрәк бал җыйган. Татарстанда рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы буенча уртача нәтиҗә 74,72 балл тәшкил итә.

12 укучы (0,08 процент) 24 балл да җыя алмаган. Рус теленнән имтиханда минималь балл җыя алмаган 9 сыйныф укучылары өстәмә срокларда кабат сынау узачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен үз мәктәбендә белә ала, имтиханда катнашучылар барысы да – Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең рәсми сайтында (http://obrnadzor.gov.ru/gia/gia-11/rezultaty/) «ГИА» бүлегендә һәм http://checkege.rustest.ru/ карый ала.

Шулай ук «РЦМКО» ДБУ сайтында (http://rcmko.ru/ege/) «Бердәм дәүләт имтиханы» бүлегендә имтихан нәтиҗәләрен алу өчен Бердәм идентификация һәм аутентификация системасына күчү каралган.

Рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханнарында катнашучыларның куелган баллар белән килешмәве турындагы апелляцияләре 22 һәм 23 июньдә эш көннәрендә кабул ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100