Түбән Кама химия-технология институтын зур үзгәрешләр көтә

Киләчәктә аерым уку корпуслары, тулай торак һәм төрле үзәкләр булган кампус булдыру планлаштырыла.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнашында узган киңәшмәдә Түбән Кама химия-технология институтының үсеш концепциясе проекты каралды.

Югары уку йортының стратегиясен эшләүгә төп нигез булып, Түбән Кама сәнәгать предприятиеләрен югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе торды. Бүгенге көндә үк эшче кадрларга ихтыяҗ елына 2,5 мең кеше тәшкил итә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бу сан уртача 10 процентка арта һәм 2025 елга 8 меңгә җитәчәк. Ә мәктәпне тәмамлаучыларның нибары 21 проценты гына шәһәрдә калуын исәпкә алсак, кадрларны җәлеп итү мәсьәләсе кискенләшә бара. Моннан тыш, институтны тәмамлаучылар саны да кими һәм 5 ел эчендә алар 1700 булачак.

Шуңа бәйле рәвештә хәзер югары уку йортын мәгариф, фән, инфраструктура юнәлешләрендә үстерү планлаштырыла.

Гомумән алганда, киләчәктә аерым уку корпуслары, тулай торак һәм төрле үзәкләр булган кампус булдыру планлаштырыла.

«Яшьләр өчен шартларны кадрлар әзерләү буенча белем бирү үзәкләре аша тудырырга кирәк. Шул ук вакытта инфраструктураны үстерергә кирәк, торак, балалар бакчалары, мәктәпләр тормыш сыйфатына йогынты ясый», - , диде Айдар Метшин.

Түбән Кама химия-технология институтын алга таба үстерү концепциясе проекты эшләнеп бетәчәк һәм якын арада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителәчәк.