news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2022 елда барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен БДИ бирү мәҗбүри булачак

Киләсе елга аттестат алу өчен, һичшиксез, рус теленнән, база яки профиль дәрәҗәсендәге математикадан имтихан тапшырырга кирәк.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Бердәм дәүләт имтиханын 2022 елда югары уку йортына укырга керергә әзерләнүчеләр генә түгел, барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да тапшырачак.

Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анзор Музаев 2021 елда дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү турында кайнар линия барышында шул хакта сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Киләсе елга, аттестат алу өчен, һичшиксез, рус теле, база яки профиль дәрәҗәсендәге математиканы тапшырырга кирәк булачак», — диде Музаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100