"Иң яхшы татар әдәбияты дәресе" конкурсы үткәрелә

Иң яхшы дәрес авторларының хезмәте быел сентябрьдә җыентык булып басылып чыга, дип вәгъдәли конкурсны оештыручылар

 (Казан, 20 май, “Татар-информ”). Татар милләте, татар теле укытучылары өчен оештырылган mugallim.ru интернет сайты эшли башлаганга әле күп тугел, шуңа да карамастан, киң катлам укучыга конкурслар аша танылып өлгерде инде. Менә тагын сайт җитәкчелеге яңа конкурс игълан итте: ул "Иң яхшы татар әдәбияты дәресе"  (сылтама буенча кереп, кызыл белән язылганына күз салу кирәк) семе астында уздырыла. Хезмәтләр 20 июньгә кадәр кабул ителә, җиңүчеләр исемлеге 30ында шушы сайтта бирелә.

Һәр катнашучыны сертификат, җиңүчеләрне дипломнар көтә. Ә иң яхшы 25 дәрес авторларының хезмәте быел сентябрьдә җыентык булып басылып та чыгачак, дип хәбәр итә әлеге сайт администрациясе.