Быел татар теленнән 81 укучы БРИ тапшырачак

Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте

 (Казан, 20 май,“Татар-информ”, Лилия Локманова). Быел Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 81 укучы татар теле буенча БРИ тапшырырга җыена. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин әйтте.

“Һәр кешенең үз сайлау мөмкинлеге бар. Быел чыгарылыш укучыларның 81е татар теленнән  БРИ тапшырырга уйлый. Бу күп тә түгел, аз да түгел”, - диде министрның беренче урынбасары имтихан бирергә теләүчеләр хакында.