news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР депутатлары мәктәп өчен кайнар аш әзерләүче фабрикада булды
Очрашу ТР Дәүләт Советының “Мәгариф” илкүләм проекты гамәлгә куелуны контрольдә тоту комиссиясенең күчмә утырышы кысаларында узды
Скопировать ссылку
(Казан, 20 май, «Татар-информ», Алия Сабирова). Бүген ТР Дәүләт Советының “Мәгариф” илкүләм проекты гамәлгә куелуны контрольдә тоту комиссиясенең “ТР гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның туклануын оештыруны камилләштерү” темасына багышланган күчмә утырышы узды.
ТР Дәүләт Советы депутатларының күчмә утырышы кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Казан азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” МУП вәкилләре Казан Идел буе районында мәктәп өчен кайнар аш әзерләүче фабрикада булды.
Сыртланова урамында урнашкан фабрика Казанда өченче һәм иң зуры булып тора. Бина 4 ай элек ремонтланган һәм җиһазланган. Чыгымнар 17 миллион сум тәшкил иткән. 25 миллион сумлык 203 җиһаз сатып алынган. Фабриканың проект егәрлеге – бер сменада 20 мең кайнар аш.
Кунаклар фабриканың берничә цехында булды һәм азык әзерләү технологиясе белән таныштылар. Фабрика директоры Нурия Садыйкова Казанның Идел буе, Вахитов һәм Совет районнарында урнашкан 48 мәктәпне кайнар аш белән тәэмин итүләре хакында сөйләде. Яңа схема буенча шәһәрнең барлыгы 92 мәктәбе укучылары кайнар аш белән сыйлана.
Кунаклар бу фабрикада әзерләнгән ашларны татып карагач, журналистлар белән үз тәэсирләрен бүлештеләр. “Без ашларның югары дәрәҗәдә, ә иң мөһиме сыйфатлы продуктлардан әзерләнүенә инандык. Безне ашларның республикада җитештерелгән продуктлардан әзерләнүе куандырды”, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советының фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.
Искә төшереп үтәбез, конкурста җиңгән Россиянең 14 төбәгендә ТР гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның туклануын оештыруны камилләштерү буенча сынау проектлары гамәлгә куелачак. Казан конкурста беренче урынны алды.
Делегация вәкилләре фабриканы карагач, Казан Идел буе районының 40нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенә җыелды, анда “Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә куелуны контрольдә тоту комиссиясенең утырышы була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot