news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмурт Республикасы үсмерләре «Татар балалар лидеры мәктәбен» узачак

Лидерлар мәктәбендә иҗтимагый һәм мәдәни тормышта актив булган балалар шөгыльләнә.

 (Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). 2021 елның 6-8 май көннәрендә Удмурт Республикасы «Иман» татар яшьләре берлеге «Идел» яшьләр үзәге ярдәмендә «Татар балалар лидеры мәктәбен» үткәрә.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, лидерлар мәктәбендә  иҗтимагый һәм мәдәни тормышта актив булган балалар (12-17 яшькәчә) шөгыльләнәчәк. 

Удмурт Республикасында бу проект беренче тапкыр үткәреләчәк.

3 көн дәвамында катнашучылар өчен төрле лекцияләр һәм гамәли дәресләр, түгәрәк өстәлләр, очрашулар оештырыла.

«Татар балалар лидеры мәктәбе» катнашучыларының җыелу урыны Халыклар дуслыгы йортында (Орджоникидзе ур., 33 А) планлаштырылган.

Яшүсмерләрнең лидерлык сыйфатларын формалаштыруга ярдәм итә торган мохит булдыру - чараның төп максаты булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100