news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пензада Әдһәм Тенишевнең тууына 100 ел тулу уңаеннан конференция була

Илдә тюркология мәктәбенә нигез салучы галимгә багышланган чара «Тарихи мирас контекстында мәдәният телләре» дип атала.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). 22 апрельдә Пензада совет һәм Россия тюркология мәктәбен оештыручы, филология фәннәре докторы, СССР Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы Әдһәм Тенишевнең тууына 100 ел тулу уңаеннан «Тарихи мирас контекстында мәдәният телләре» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе була.

Пенза татарлары сайтында хәбәр ителгәнчә, конференция Михаил Лермонтов исемендәге Пенза өлкә китапханәсендә (Пенза шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 168а) уза. Ул 10.00 сәгатьтә башланып, 19.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

«Фән эшлеклеләрен һәм туган якны өйрәнүчеләрне, милли-мәдәни берләшмәләр, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен һәм бөек галим-тюрколог Әдһәм Рәхим улы Тенишевнең талантына баш иючеләрне конференциядә көтеп калабыз», — диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100