news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Халыкара фәнни конференция үткәрелә

Конференциядә катнашучыларны «ZOOM» системасы аша теркәү 9.30 сәгатьтә башлана.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). 2021 елның 23 апрелендә татар әдәбияты классигы Г. Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Әлеге чараның төп оештыручысы - Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.

Конференциядә катнашу өчен 100 гә якын фәнни доклад кабул ителде. Конференция эшендә чит илләрдән (Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Үзбәкстан) һәм Мәскәү, Уфа, Махачкала, Казан, Яр Чаллы, Алабуга һ.б. шәһәрләрдән галимнәр катнашачак. 

Конференциядә Татарстан Республикасы дәүләт органнары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар Союзы, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашуы көтелә. Г. Тукайның тууына 135 еллыгы уңаеннан үткәрелгән конференция материаллары җыентыгы нәшер ителә. 

Конференциядә катнашучыларны «ZOOM» системасы аша теркәү 9.30 сәгатьтә башлана.


Zoom конференциясенә кушылу өчен сылтама:

https://zoom.us/j/95198954724?pwd=KysvVXNRSGVVaEZxcHJBRHZXMU1lUT09

Конферециянең идентификаторы: 951 9895 4724

Керү өчен код: 016225

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100