news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф һәм фән министрлыгы язгы каникул көннәре саны турында аңлатма бирде

Җәйге чорны санамаганда, ел дәвамында укучылар кимендә 30 көн ял итә ала.

Мәгариф һәм фән министрлыгы язгы каникул көннәре саны турында аңлатма бирде
Салават Камалетдинов, Видео: Салават Камалетдинов

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, ата-аналардан килгән күпсанлы мөрәҗәгатьләр буенча, язгы каникулның дәвамлылыгы турында аңлатма бирде.

«Министрлык каникул алды көннәрендә, 19-21 мартта балаларны дистанцион рәвештә укытырга тәкъдим итте. Язгы каникул 31 мартка кадәр булачак. Ә алга таба, вазгыятькә бәйле рәвештә, балаларны дистанцион укуда калдыру яки мәктәпкә йөреп уку мәсьәләсе хәл ителәчәк», диелә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә.

Җәйге чорны санамаганда, ел дәвамында укучылар кимендә 30 көн ял итә ала, дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Уку һәм каникул көннәре саны мәктәпнең еллык уку графигы белән билгеләнә. 1-4 сыйныф укучылары өчен уку елының озынлыгы 34 атна (1 сыйныфта — 33 атна), 5-9 сыйныф укучылары өчен 34-35 атна, 10-11 сыйныф укучылары өчен 35 атнадан 37 атнага кадәр тәшкил итә.

Беренче сыйныф укучылары өчен өченче чирек уртасында өстәмә бер атна каникул тәкъдим ителә, шулай ук чиреккә бәйле булмаган өстәмә каникуллар да булырга мөмкин.

«Белем бирү программаларының җыелма өлеше буларак календарь укыту графигының үзгәрүе аларны үтәмәүгә, димәк, безнең балаларыбызның тиешле дәрәҗәдә белем алмауларына сәбәп булырга мөмкин», диелгән министрлык хәбәрендә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципалитетларга мәктәпләрдә дистанцион белем бирүне оештыру буенча инструкция юллаган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100