news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БДИны вакытыннан алда бирү этабы төп чорга күчерелде

Имтиханнарны күчерү коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау белән бәйле.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). 11 сыйныфта бердәм дәүләт имтиханының һәм дәүләт чыгарылыш имтиханының вакытыннан алда этабы төп чорга — 25 майдан 29 июньгә кадәр күчерелә. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Элегрәк расланган график буенча вакытыннан алда имтиханнар 20 марттан 13 апрельгә кадәр узарга тиеш иде. Имтиханнарны күчерү коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау белән бәйле.

Вакытыннан алда дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашуга гариза биргән чыгарылыш укучыларына, төп чорга гаризаны яңадан теркәү өчен яшәү урыны буенча мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot