Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кырымда кырымтатар телендә 5 меңгә якын бала белем ала
Украин телендә - 1 мең 990 укучы
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Кырымда теләгән барча кеше республиканың 3 дәүләт телендә белем алу хокукына ия. Бүген бу хакта Кырым Дәүләт Советында хөкүмәт сәгате барышында республиканың мәгариф һәм фән министры Наталья Гончарова хәбәр итте.
Аның мәгълүматлары буенча, Кырымда 4 мең 740 укучы кырымтатар телендә белем ала, 1 мең 990ы - украин телендә. "Муниципаль белем бирү оешмаларында кырымтатар һәм украин телләрен Кырымның дәүләт телләре рәвешендә укыту һәм өйрәтү башкарыла. Агымдагы елда 2 мең 814 балага исәпләнгән кырымтатар телендә белем бирә торган 15 мәктәп эшли. Кырымтатар телендә белем бирүче сыйныфлар Кырымның 62 мәктәбендә бар, аларда 1 мең 926 укучы исәпләнә. Украин теле фән буларак 142 сыйныфта укытыла - бу 1 мең 990 укучы", - дип аныклап узды министр. К
Кырымда 549 гомумбелем бирү оешмасы исәпләнә, шул исәптән 9 шәхси мәктәп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз