news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты яңа буын татар теле дәреслеген тәкъдим итте

Проект Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча гамәлгә ашырыла.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты яңа буын татар теле дәреслеген тәкъдим итте
Рамиль Гали

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре башлангыч сыйныфларга татар телен укыту өчен яңа буын татар теле дәреслеген тәкъдим итте. Институтның яңа проектларын тәкъдим итү чарасы Туган тел көне уңаеннан оештырылган иде.

Дәреслекнең бер яңалыгы — Институт белгечләре татар телен уку дәреслеген телне тирәнтен өйрәнүчеләр һәм база өлешен укучылар өчен ике өлештән торган бер дәреслеккә берләштереп биргән. Белгечләр моны базаны өйрәнүче балалар арасында телне тирәнтен белергә теләүчеләр булу мөмкинлеге белән аңлатты.

Татар телен өйрәтүнең яңа буын уку-укыту методик комплекты әлегә башлангыч сыйныфлар өчен эшләнгән. Хәзерге вакытта дәреслек 17 мәктәптә апробация үтә, 500 укучы бала шушы дәреслек буенча укый.

«Дәреслек дүрт лексик блокны берләштерде — мин, тирә-ягым, туган җир, татар дөньясы. Болар бөтен сыйныфларда да бар. Татар дөньясы бүлегендә күренекле шәхесләр турында мәгълүмат бирелә, чәкчәк-кыстыбый пешерергә өйрәтәбез», — диде галимә Мөслимә Шәкүрова.

Дәреслекнең эш дәфтәре, методик кулланмасы, аудиоязмасы һәм электрон дәреслеге бар. «Алар укытучыга дәресләрне мавыктыргыч уздырырга мөмкинлек бирә», — дип аңлата галимә.

Проектның кураторы Дания Заһидуллина әйтүенчә, 5 — 7 класс укучылары өчен дәреслекләр әзерләнә. Ул эш быел төгәлләнер дип планлаштырыла. Шулай ук, әдәбият дәреслеге дә әзерләнә.



Галерея: Презентация научных проектов в Академии наук РТ
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100