news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимҗан Гыйльманов татар теле дәреслегенә бүгенге язучыларның әсәрләрен алуны сорады

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты яңа буын татар теле дәреслеген тәкъдим итте.

Галимҗан Гыйльманов татар теле дәреслегенә бүгенге язучыларның әсәрләрен алуны сорады
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Язучы Галимҗан Гыйльманов татар теле һәм әдәбияты буенча төзелгән дәреслекләргә яңа гасырда иҗат иткән язучыларның әсәрләрен кертергә киңәш итте. Әлеге фикерен ул Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының яңа проектларын җәмәгатьчелеккә күрсәтү чарасында җиткерде.

«Галимнәр дәреслекләр язганда бүгенге көн әдәбиятыннан да ешрак файдалансыннар иде. Әдәбиятыбыз киң, бай, ул үсештә», — диде ул.

«Дәреслек татар дөньясын яктырту максаты куйган икән — анда XXI гасыр язучыларына урын булырга тиеш», — диде язучы.

Галимҗан Гыйльманов бу фикерен язучылар исеменнән җиткерүен әйтте.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин дәреслекнең апробациядә булуын, тәкъдим-киңәшләрнең кабул ителүен әйтте. Ул дәреслекнең камилләштереләчәгенә ышаныч белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100