news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә әти-әниләр имтихан тапшырып карады

Сорауларның төп өлеше Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

Чирмешәндә әти-әниләр имтихан тапшырып карады
nashcheremshan.ru

(Чирмешән, 20 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән лицее базасында әти-әниләр бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карадылар. Имтиханда барлыгы 46 кеше катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тарих фәненнән белемнәрен сынап карарга быел 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучы укучыларның әти-әниләре чакырылган. Сорауларның төп өлеше Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

Əлеге чараның төп максаты — әти-әниләрне бердәм дәүләт имтиханы тапшыру процедурасы белән таныштыру.


news_right_1
news_right_2
news_bot