Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәрҗани исемендәге Тарих институты директорының тагын бер урынбасары билгеләнде
Ислам белгече Альфрид Бустанов татарлар яшәгән төбәкләр белән элемтәләрне үстерү белән шөгыльләнәчәк.
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Ислам белгече Альфрид Бустанов «Татар-информ» хәбәрчесенә Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары итеп билгеләнүе турындагы мәгълүматны раслады. Галим сүзләренчә, бу хакта сөйләшүләр узган ел ахырыннан барган, һәм хәзер ул рәсми рәвештә эшкә урнашкан.
«Минем өчен Татарстанда гуманитар фәнне үстерү флагманы булган тарих институты коллективына кушылу зур дәрәҗә. Россия халыкларының язма мирасын һәм ислам белемен өйрәнүдә махсуслашкан кеше буларак, минем бөтен ил буенча татар җәмгыятьләре вәкилләре белән тыгыз элемтәләр урнашты.
Шуңа күрә институтта татарлар күпләп яшәгән төбәкләр белән элемтәләрне үстерү белән шөгыльләнәчәкмен. Шулай ук мөһим юнәлеш — тарихи фәнне популярлаштыру», — диде Альфрид Бустанов.
Сүз уңаеннан, моңа кадәр Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салиховның бер урынбасары бар иде, ул — Илнур Миңнуллин.
Омскида туып үскән Альфрид Бустанов Достоевский исемендәге Омск дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган. Аннары Амстердам университетының Көнчыгыш Европа тикшеренүләре кафедрасында аспирантурада укыган һәм шунда ук тарих буенча PhD дәрәҗәсен алган, диссертация яклаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз